һуш

һуш
и. 1. Аң һуш югалу, һушсыз хәлдә булу 2. Акыл, уйлау сәләте һушым дөрес иде 3. Хәтер, зиһен. ҺУШ КИТҮ (АВУ) – 1) Һушны югалту, һушсыз булу 2) Аңгы-миңге хәлдә булу, нәр. б. уйларлык, эшләрлек хәлдә булмау 3) Акылдан язу 4) Бик нык соклану; ис китү, таң калу. ҺУШ КИТӘРЛЕК (КИТМӘЛЕ) – Бик нык кызыктыргыч, сокландыргыч. ҺУШ ҖЫЮ – 1) Һушка килү 2) Хәл алу, берәр киеренке хәлдән соң тынычлану. ҺУШКА КИЛҮ – 1) Үзеңне һәм тирә-якны сиземләү, аңлау хәленә кайту; киресе: һуш югалту 2) Башкарылган эшнең ялгышлыгын аңлап, аннан кире кайту, аны төзәтергә омтылу. ҺУШТАН ЯЗУ (ТАЮ, КИТҮ, АВУ) – 1) Вакытлыча аңны югалту, аңсыз хәлдә булу 2) Акылдан язу 3) Бик нык соклану, ис китү, таң калу. ҺУШЫН АЛУ – 1) Бик каты куркыту 2) Аңгы-миңге хәлгә калдыру, зиһенен чуалту 3) Бик нык гаҗәпләндерү. ҺУШЫНА КИТҮ – Кызыклы тоелу, ошау солдатның җавабы тегеләрнең һушына китте

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем решить контрольную работу

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»